25 июньдә Апас районы Сабантуй аланында “Яшьләр көне” билгеләп үтелде. Яшь чак - гомернең иң матур һәм иң истә калырлык матур чагы. Алда күпме үрләр яулыйсы, күпме хыялларны тормышка ашырасы... Мәйдан түрендә районыбызның актив яшьләре тәбрикләнде. Музыка, җыр, биюләр кичәне тагын да ямьләндереп, тулыландырып торды. Казаннан килгән артистлар яшьләрне үзләренең матур җырлары белән бәйрәм рухы өстәп тордылар.