ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Төньяк Кавказда һәлак булучыларны һәм хәбәрсез югалучыларны искә алу көнендә Бөгелмә шәһәрендә интернационал сугышчылар һәйкәле янында митинг булып узды. Биредә Чернобыль афәтендә катнашучылар хөрмәтенә Хәтер стенасы ачылды. Атом электростанциясендә булган авариягә быел 30 ел булды. ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Анастасия Антонова мемориалга чәчәкләр салуда катнашты. Шәһит булган геройларның якты хәтирәсен бер минут тынлык белән искә алдылар…

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Изгелек атнасы” кысаларында  шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучылары белән очрашу узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үзләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләде, 1899 елгы актларның архивын күрсәтте, шулай ук хәзерге актлар теркәлгән документлар белән дә таныштырды. Укучылар белән гаилә кыйммәтләре, гаилә тууның рәсми өлеше турында әңгәмә үткәрелде. Гимназиядән килгән кунакларга аларның әти-әниләре белән үзара нинди мөнәсәбәттә булулары хакында тест тәкъдим ителде. Аның нәтиҗәсеннән күренгәнчә, укучылар һәм әти-әниләр үзара ышанычлы һәм яхшы мөгамәләдә. Балаларның игътибарына тантаналы никах теркәлүенең видеоязмасы да күрсәтелде. Очрашу чәй табыны һәм фотосессия белән тәмамланды.

23 сентябрь көнне “ Орешник” ял зонасында “ Милләтләр кроссы” булды.  “ Милләтләр кроссы-2016” бөтенрәсәй йөгеру акциясендә ГХАТ бүлеге начальнигы Гусманова Лилия Саимовнада катнашты.

Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде.

Сәламәт яшәү рәвеше безгә үзебезнең максатларга ирешергә, алда торган бурычларны чишәргә, авырлыклар алдында югалып калмаска ярдәм итә.

"Милләтләр кроссы" үткәрелү безнең Теләче районында да күркәм традициягә әйләнде.

Узган якшәмбедә, 2016 елның 25 сентябрендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре "Милләтләр кроссы-2016" Бөтенроссия ярышында катнаштылар.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә 2016 елның 30 сентябреннән 10 октябрьгә кадәр эш көннәрендә иртәнге 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр өлкән яшьтәге кешеләргә консультация бирү буенча (843) 293-96-98 кайнар линиясе эшли.


24
сентябрь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 24 сентяберендә Түбән Кама шәһәрендә, инде Россия өчен гадәти булган, масштаблы йөгереш “ Милләт Кроссы” узды.

2016 елның 24 сентяберендә ГХАТ идаресе белгечләре, никахлашу Сараеның 25 еллык юбилее уңаеннан, өйләнүшечеләр өчен тематик программа әзерләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International