Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Изгелек атнасы” кысаларында шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучылары белән очрашу узды. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үзләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләде, 1899 елгы актларның архивын күрсәтте, шулай ук хәзерге актлар теркәлгән документлар белән дә таныштырды. Укучылар белән гаилә кыйммәтләре, гаилә тууның рәсми өлеше турында әңгәмә үткәрелде. Гимназиядән килгән кунакларга аларның әти-әниләре белән үзара нинди мөнәсәбәттә булулары хакында тест тәкъдим ителде. Аның нәтиҗәсеннән күренгәнчә, укучылар һәм әти-әниләр үзара ышанычлы һәм яхшы мөгамәләдә. Балаларның игътибарына тантаналы никах теркәлүенең видеоязмасы да күрсәтелде. Очрашу чәй табыны һәм фотосессия белән тәмамланды.