2016 елның 24 сентяберендә Түбән Кама шәһәрендә, инде Россия өчен гадәти булган, масштаблы йөгереш “ Милләт Кроссы” узды.
Старт сызыгына мәктәп балалары, студентлар, эшчеләр, гаиләләр, спортчылар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, ветераннар чыкты. Оештыручылар исәпләве буенча чарада 26 мең түбәнкамалылар катнашты.
Түбән Кама никахлашу Сарае шулай ук читтә калмады. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина белгечләре белән бергә узышта актив катнаштылар. Җылы, кояшлы һава һәм бәйрәм атмосферасы барлык катнашучыларга энергия һәм яхшы кәеф бүләк итте.
Исегезгә төшереп үтәбез “ Милләтләр Кроссы” акциясенең төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм физкультура белән шөгелләнүгә җәлеп итү.