Бөгелмә шәһәрендә чернобыльчеләр истәлегенә стела ачылды

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Төньяк Кавказда һәлак булучыларны һәм хәбәрсез югалучыларны искә алу көнендә Бөгелмә шәһәрендә интернационал сугышчылар һәйкәле янында митинг булып узды. Биредә Чернобыль афәтендә катнашучылар хөрмәтенә Хәтер стенасы ачылды. Атом электростанциясендә булган авариягә быел 30 ел булды. ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Анастасия Антонова мемориалга чәчәкләр салуда катнашты. Шәһит булган геройларның якты хәтирәсен бер минут тынлык белән искә алдылар…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International