Узган якшәмбедә, 2016 елның 25 сентябрендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре "Милләтләр кроссы-2016" Бөтенроссия ярышында катнаштылар. Җиңел атлетика буенча әлеге ярыш Казан шәһәре Үзәк стадионы янындагы мәйданда узды. Гаилә, сәламәтлек һәм спорт бәйрәме 20 меңнән артык татарстанлыны җыйды.