"Милләтләр кроссы"

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

"Милләтләр кроссы" үткәрелү безнең Теләче районында да күркәм традициягә әйләнде. Быел әлеге чара 24 сентябрь көнне узды. Массакүләм йөгерештә барлыгы 211 райондашыбыз катнашты.

Спортчыларны иң элек муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сәламләде. "Районыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Менә әле яңа гына ачылган парк та моның ачык мисалы. Әлеге паркта рәхәтләнеп йөгерергә мөмкин. Шулай ук брусчаткалар җәелгән тротуарларыбыз бар. Гомумән, йөгерергә теләге булган һәркем елның теләсә кайсы вакытында рәхәтләнеп йөгереп кайта ала. Ә йөгерү безнең сәламәтлегебез өчен кирәк. Чөнки ул чыдамлылыкны арттыра", - диде район башлыгы үз чыгышында.

Соңыннан кросста катнашучылар кайнар чәй һәм өчпочмак белән сыйланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International