2016 елның 6 декабрь көнендә никахлашу сараеның төп залында инвалидлар декадасы кысаларында чираттагы “ Гаилә тәрбиясе әлифбасы” дәресе үтте.
2016 нчы елның 5 нче декабрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлеге чираттагы кунакларын кабул итте. Бу юлы Кызыл Тау авылы җирлеге урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары бөтен үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
2016 нчы елның 5 нче декабрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә авыл советы сәркәтипләре белән очрашу узды. Җыелышка “Гражданлык хәле актлары теркәүнең иң матур алып баручысы” конкурсының финалында катнашучылар чакырылган иде.
2016 елның 5 декабрендә Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Михайловка авылында гомер итүче Гайсина Роза Мирзаһит кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
2016 елның декабрь аенда 5 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 1 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды.
Алар тирә-якка үрнәк, тәртипле гаилә булып, милли гореф-гадәтләребезне саклап, 65 ел бергә гомер иткән, үзләренә тиң 6 бала үстергән гаилә. Габделфәрт ага Хамбалов - гади гына авыл аксакалы, әмма шул ук вакытта бик тә үзенчәлекле кеше – республикада онытылып баручы һөнәрләрнең берсен саклап калучы - комган ясау остасы. Кем өчендер онытылган һөнәр саналса да, Габделфәрт ага өчен комган ясау әле дә көндәлек хезмәт.
Зәй районы Дүрт Мунча авылында юбилярны котладылар. Гайнесрур Салах кызы Валеева үзенең 90-еллык юбилеен үткәрде. Юбилярларны котлауда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты. Ул Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең җырларын һәм изге теләкләрен бүләк иттеләр.
Усали авыл җирлегендә, Владимир авылында 1 һәм 2 декабрь көннәрендә берьюлы ике тыл ветеранының Тупаева Мария Иван кызы белән Константинова Анна Егор кызы нын 90 яшьлек юбилейлары булып узды. Аларны бик күп нәрсәләр берләштерә, балачаклары дәһшәтле сугыш еллары чорына килгән, ачлы-туклы тормыш. Авыр сугыш вакытында көчләре дә җитәр-җитмәс көе олылар белән беррәттән колхоз кырына чыккан яланаяклы үсмер кызлар алар.
Беренче декабрь – Спидка каршы бөтендөнья көрәш көне. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС Идарәсе дә социаль-мәдәни фонды инициативалары белән үткәргән #СТОПВИЧСПИД акциясендә катнашты.