Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Инвалидлар декадасы кысаларында “ Гаилә тәрбиясе әлифбасы”.

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

     2016 елның 6 декабрь көнендә никахлашу сараеның төп залында инвалидлар декадасы кысаларында чираттагы “ Гаилә тәрбиясе әлифбасы” дәресе үтте. ЗАГС Идарәсендә кунакта Түбән Кама агросәнгать көллиятенең ОВЗ бүлеге балалары килде.

    ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина укучыларга идарә эшчәнлеге турында, гаилә мөнәсәбәтләре, ярдәм чаралары һәм ярдәм күрсәтү турында җентекләп сөйләде. Укучыларның әңгәмәдә бик актив булуы, сораулар бирүләре һәм үз фикерләрен курыкмыйча әйтүләре ГХАТ идарәсе җитәкчесен таң калдырды.

    Яшьләр өчен әлеге дәрес файдалы һәм кызыклы булды, укучылар һәм белгечләр истәлегендә якты бер мизгел булып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International