2016 елның декабрь аенда 5 числосында Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 1 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары белән гаилә тормышын алып бару дәресе үткәрелде.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Вера Николаевна Белова-Реутина укучыларга язылышу бинасы, гражданлык хәле актларын теркәү тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең вазифалары турында сөйләде. Укучылар бик теләп ЗАГСның архив бүлеген, тантана залын карадылар, гаилә тормышының асылын, гаилә төзү, әти-әни булу, туу һәм үлү, аерылышу төшенчәләре турында сөйләштеләр.
Сыйныф җитәкчесе Лейсан Минзакир кызы Сабитова киңәше буенча, күбесе үзләренең хис-тойгылары белән дә уртаклаштылар.