ЗАГСка экскурсия

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

      Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары     белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар дискуссияләрдә бик кызыксынып актив катнаштылар, аларны бигрәк тә төрле милләт вәкилләре арасындагы никахлар, иртә теркәлгән никахлар, туучылар һәм үлүчеләр саны буенча булган статистик мәгълүматлар кызыксындырды.

    Соңыннан Тәтеш муниципаль районының социаль яклау бүлеге Р.Б.Фазылова “Гаилә – бәхеткә ачкыч” темасына әңгәмә үткәрде. Укучылар гаилә темасына үткәрелгән викторинада катнаштылар, психолог сорауларына җаваплар бирделәр.

       ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова нәтиҗә ясап катнашучыларга “Гаилә – ачык академия” дигән буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International