ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

2017 ел Сарман районында яшәүче Гүзәлия һәм Инсаф Сафиннар гаиләсенә сөенечле хәбәр белән килде – гаиләдә уллары – Азамат туды. Азамат исеме рыцарь, баһадирны аңлата. Аларны каршыларга якыннары, туганнары һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе килгәннәр иде. Әти-әнине, әби-бабайларны котлап Гөлчәчәк Вәлишина аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлек  теләде.


14
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

   Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 14 январь көнне “Яшь гаилә мәктәбе” кысаларында 2 нче номерлы Тәтеш гомуми белем бирү мәктәбендә укучы 10-11 сыйныф укчылары арасында  “Гаилә һәм никах” дигән темага анкетага җаваплар язу үткәрелде. Анкетага 29 респондент  22 сорауга җавап бирде.

 Район психологлары тикшергәннән соң , укучылар анкета нәтиҗәләре белән таныштырылачак.

2017 елның 14 январе көнне, нәкъ искечә яңа елның беренче көнендә, Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә Яңа елның беренче пары теркәлде, Болар Людмила белән Дмитрий Силифанкиннар иделәр, һәм алар актлар китабының беренче битен ачтылар, аяклары берүк җиңел булсын.

2017 нче елның 13 нче гыйнварында – искечә Яңа ел көнендә  Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә Гөлчәчәк Гимазова һәм Дамир Хасаншин никахларын рәсмиләштерделәр.

 Яшьләр әйтүенчә, алар бу көнне махсус билгеләгәннәр. “Безнең бөтен борчуларыбыз да иске елда калсын һәм без матур итеп яңа тормыш башларга уйладык “,- диләр яңа язылышкан парлар.

2017 нче елның 14 январендә район ЗАГС бинасында беренче пар-Азат һәм Энҗе Кубиевларның язылышу тантанасы булды. Яшьләрнең икесе дә Аксубай районында туган һәм бүген дә анда гомер итәләр. Яңа Чишмә районында яңа ЗАГС бинасы ачылуын ишеткәч, монда килеп гариза бирделәр.

2017 елның 14 гыйнварынды Балык Бистәсе районының ГХАТ бүлеге эшчелэре күп еллар ГХАТ бүлеге җитәкчесе булып эшлэгэн - Зубкова Татьяна Константиновныны туган коне белэн котладылар.

10 нчы гыйнвар көнне Югары Ослан муниципаль  районы Соболевское авыл җирлегендә  Никоновлар гаиләсе Егор улы Геннадий һәм Трофим  кызы Нина 55 ел бергә  матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.


13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

2017 елның 13 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда никахны тантаналы теркәү булды. Өч бәхетле пар үзләренең йөрәкләрен бер- берсенә бәйләделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Николаевна Белова-Реутина тарафыннан Денис һәм Мария Семиннар хөрмәтенә аерым котлаулар яңгырады.Чөнки алар  2017 елда  Чистай муниципаль районынд а беренчеләрдән булып гаилә кордылар.

13 январь- иске Яңа ел алдыннан Алабуга ЗАГС бүлегендә беренче 4 парны өйләнештерү тантанасы булып узды. Алар арасында Хохревлар гаиләсе иң сөйкемле пар дип танылды.  Быелгы ел парларына бәхет, шатлык телибез.

    Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Лебедино авыл жирлегендә, алтын юбилярларны   Костеевлар  һәм  Ерохиннарны котлап уздылар.

Костеевлар - эшчән, хөрмәткә лаек гаилә. Анатолий Федор улы  озак еллар бригадир булып эшләгән, ул Атказанган мәдәният хезмәткәре. Людмила Григорий кызы - төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә эшләп хезмәт иткән. Игелекле, ярдәмчел хатын-кыз, яраткан әни, әби ул. Алар өч матур, акыллы кыз тәрбияләп устергәннәр,  6 онык һәм 2 оныкчык тормышларын ямьләндереп тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International