ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 19 апрелендә ГХАТ бүлеге хезмәтләрен электрон  рәвештә күрсәтү максатыннан популярлаштыру максатыннан, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге вәкиле һәм Яшел Үзән пенсия фонды идарәсе Яшел Үзән перинаталь үзәгендә клиентлар белән очрашу үткәрделәр.

Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акция кысаларында " 19 апрель көнне Баулы районы  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре электрон хезмәтләрне популярлаштыру максатыннан ГХАТ бүлегенә килүчеләргә һәм М. Җәлил исемендәге мәдәният йорты техник хезмәткәрләренә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу турында сөйләделәр.

Быел апрель аенда инфомат куелганан сон Чистай ГХАТ бүлегенә килүчеләргә шактый уңайлырак, алар язылышуга вакыт һәм урын сайларга, дәүләт пошлинасы, торак коммуналь хезмәтләргә  һәм башкаларны түләү мөмкин булды.         

2017 елның 19 апрель көнне район мәдәният үзәгендә "Бер әти 100 тәрбиячедән яхшырак" дигән тема астында "Әтиләр берлеге"нең ("Союз отцов") зонаара конференциясе үтте.Конференцияне район башлыгы Рамил Нотфуллин ачып җибәрде. Ул исә үз чыгышында районның әтиләр берлеге эшчәнлегенә бәя биреп, гаилә мәнфәгатьләрен хәл итүгә юнәлдерелгән социаль эшчәнлекләргә, белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталды.


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Мөслим районында «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе башланып китте. Акция кысаларында “Тарихи ватаныбызны саклап калыйк” исеме астында 2017 елның 18 апреле көнне райондагы җирле үзидарә органнары, оешма-предприятия, бюджет учреждение хезмәткәрләре тарафыннан Мөслим мемориаль комплексы территориясе яфрак, чүптән арындырылды. Мөслим районы ГХАТ бүлеге бу эштә зур активлык күрсәтте. Чистарту эшләре һәр атна дәвам итәчәк.

Тренинг яш парлар өчен атна саен үткәрелә.

Гашыйк парлар туй көнен сайлаганда нәрсәгә нигезләнә? Күп очракта көн сайлаганда төрле ышанулар, юраулар мөһим роль уйный. Бик еш кына гашыйклар бертөрле саннардан торган матур даталарны сайлый. Хәзерге вакытка барлык рекордларны 07.07.2017 датасы узып китте. Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өчен әлеге көн бик киеренке булачак – сәгать 9.00дан алып 20 никах рәсмиләштерергә.

Питрәч районы Пенсия фондында ана капиталына сертификатлар бирелде.  Ел башыннан 37 гаиләгә шундый сертификатлар тапшырылды инде.

Язгы игелек атнасының икенче көне «Саклыйк тарихи ватаннарны» шигаре астында узды. Әлмәт районы ГХАТ Идарәсенең  100-еллык юбилеена багышлап, виртуаль музейны тулыландыру дәвам итә. Һәм менә берничә тарихи факт.

18 апрель көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең 1 курс студентлары өчен Ачык ишекләр көне узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International