Мөслим районында «Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы» акциясе башланып китте. Акция кысаларында “Тарихи ватаныбызны саклап калыйк” исеме астында 2017 елның 18 апреле көнне райондагы җирле үзидарә органнары, оешма-предприятия, бюджет учреждение хезмәткәрләре тарафыннан Мөслим мемориаль комплексы территориясе яфрак, чүптән арындырылды. Мөслим районы ГХАТ бүлеге бу эштә зур активлык күрсәтте. Чистарту эшләре һәр атна дәвам итәчәк.