20 апрель көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 300нче парның никахы теркәлде. Әлеге бәхетле пар – Иван һәм Татьяна Ивко. Татьяна һәм Иван «Язгы изге эшләр» атнасы кысаларында мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәттеләр.
21 апрельдә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы“ акциясе кысалары уңаеннан, Апас районы башкарма комитетының утырышлар залында 14 яше тулган чираттагы яшүсмергә беренче паспорт тапшырылды.
Минзәлә районы муниципаль хезмәткәрләре арасында конкурс үткәрелде. Бу конкурста безнең коллегаларыбыз да катнашты.Коноваловка авыл җирлеге җитәкчесе Сәрия Билалова беренче урынга, Аю авыл җирлеге сәркәтибе Розалия Михайловская өченче урынга лаек булды.
Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында хезмәткәрләрне бүләкләү һәм бәйрәм концерты уза. Югары профессионализм өчен РТ Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты белән ГХАТ Идарәсенең баш бухгалтеры Инзилә Фаязовна Сафина бүләкләнә.
Быел безнең илебездә унынчы ел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Аның төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә лаеклыларны сайлау өчен Нурлатта комиссия утырышы үткәрелде.
Чистай районыннан Сөнгатовлар гаиләсендә зур шатлык - 2017 елның 15 апрелендә алар гаиләсендә кызлары Сәгъдия туды. Ул яшь әти-әни Рузилә һәм Илдарның дүртенче баласы.
Алар өчен мастер-класс һәм рәсемнәр конкурсы уздырылды.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 нче елның 20 апрелендә көнне 26 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч Е.Л.Шуралева, паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк УФМС бүлегенең белгеч-эксперт һәм Автозавод УФМС бүлегенең инспектор катнаштылар.
21 апрель җирле үзидарә органнары көне Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ ГХАТ бүлегендә МББУ "Югары Ослан гимназиясе"неӊ 10-11 сыйныфлар өчен "Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы" акция кысаларында шулай ук "ачык ишекләр көне үткәрелде. Үткәрү максаты җирле үзидарә институтыныӊ ролен һәм әһәмиятен формалаштыру, электрон хезмәтләр турында мәгълүмат алуны популярлаштыру, хокукый мәдәният янында өлкән сыйныф укучыларыныӊ эшчәнлеген күтәрү, гражданлык хәле актларын теркәү.
Питрәч районнынды 21 апрель көнне 2 яңа гаилә туды. “Язгы яхшылык атнасы”нда шул көнне бөтен Россиядә урман утырту көне иде. Һәр яшь пар агач үсентесе бүләкләнде.