ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2017 ел
шимбә

Шул сәбәпле шәһәрне чистарту өмәсендә даими катнаша. Беренче язгы гомүмшәһәр чистарту өмәсе  22 апрель көнне Бөтендөнья җир көнендә оештырылды.

Бу өмәдә Мамадыш районы предприятияләренең хезмәт коллективлары , мәктәп укучылары, шәхси эшмәкәрләре дә катнашты.

    2017 елның  22  апрелендә Мамадыш районының ГХАТ  бүлегендә Кагармановлар  язылыштылар. Алар өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды. Чөнки шушы көн кияүнең туган көненә туры килгән. Моннан соң, туган көнне билгеләгәндә Кагармановлар  гаиләсе бер-берсен тормышларын бәйләгән көннәре белән дә  тәбрикләячәкләр.

Киләчәктә, бу матур пар күркәм гаилә төзеп, үрнәк тормыш алып барыр, ГХАТ бүлегенә туу турында таныклык алырга әле бер генә килмәс дип ышанасы килә.

2017 нче елнын 22 апрелендә, Яңа Чишмә районы  ГХАТ бүлегендә “Георгий лентасы”акциясе башланды. Барлык яшь парларга һәм ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгат иткән кешеләргә георгий ленталары бүләк ителә.

2017 нче елнын 22 апрелендә, урман утырту көнендә, Яңа Чишмә районы  ГХАТ бүлеге коллективы һәм ДШИ укытучылары белән бергә “Никахлашучылар сарае  һәм ДШИ” бинасы янында 28 нарат үсентесе утыртылды.

2017 нче елның 22 нче апрелендә Гришин Максим Александр улы белән Поспелова Виктория Юрий кызы  тантаналы рәвештә  никахларын теркәделәр. Бу быел Менделеевск шәһәренең ГХАТ бүлегендә  тантаналы рәвештә теркәлгән  50 нче  никах  булды. 

  Экология һәм табигать ресурслары министерствосы бердәм Бөтенроссия экологик субботник үткәрүгә башлап җибәрүче. Бу мероприятиянең максаты - Россия Федерациясе субъектларындагы экологик хәлне яхшырту. Бөтенроссия акциясе кысаларында Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре дә тирә-юнне чистарту эшендә актив катнаштылар.

22 апрельдә, язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында,  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Күбәләк" исемендәге 7нче балалар бакчасы балалары өчен,  экологик дәрес үтте.

Баулы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре  "Язгы игелек атнасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында  "Экологик уикенд" көнендә шәһәрне санитар чистартуда катнаштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре территорияне кардан чистарттылар.

 2017 нчы елның 22 нче апрель көнендә тирә-юнебездә чисталык булдыру максатыннан  Саба муниципаль районы башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре бик теләп бердәм рәвештә өмәгә чыктылар. Бина тирәсендәге карлар таратылды.


21
апрель, 2017 ел
җомга

2017 нче елның 21 апрелендә Мөслим муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеенда 14 яшьләре тулган 13 егет һәм кызга “Мин Россия гражданины” исеме астында паспорт тапшыру тантанасы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International