ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2017 ел
шимбә

22 апрельдә “Мәрхәмәтле Татарстан” кысаларында “Экология уикенды”нда Алабуга районы ЗАГС бүлеге белгечләре дә катнашты. Кар астыннан чыккан чүп-чар җыелды.

     2017 елның  22 апреленда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2017 елның өч 700 нче пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Зеляевлар Альберт һәм Алина!

     Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

Гадәттәгечә, апрель аенда Татарстан Республикасында, бөтенроссия акциясе “Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел” уза. Балык Бистәсе районының Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге читтә калмады. Акция кысаларында ЗАГС хезмәткәрләре актив катнаштылар. Билгеләнгән территорияне җыештырдылар, чүптән арындырдылар.

Җирле үзидарә ролен үстерү институты ролен әһәмиятен арттыру максаты белән, 2012 елның 10 июнендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан яңа бәйрәм – Җирле үзидарә көне расланды. Бу көнне бәйрәм итү өчен сайлау очраклы түгел. Иске календарь буенча 1785 елда 21 апрель көнне Екатерина II имзасы куелган «Шәһәрләргә Жалованная грамота" нәшер ителгән. Россиядә Җирле үзидарә көне 2013 елдан башлап бәйрәм ителә. Бу - дәүләт функцияләрен үтәүче муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме.

    Ел да язын һәм көзен Яр Чаллы шәһәрендә субботниклар уза. 2017 елдың 22 апрелендә ГХАТ идарәсе хәзмәткәрләре дә шәһәркүләм җыештыруда катнаштылар: Тантаналар сарае яны территориясен чистарттылар, агачлар һәм бердюрларны агарттылар, чәчәкләр утыртуга ңирләр әзерләделәр.

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Мортазиннар гаиләсендә туган игезәкләргә Самат  һәм Азамат дип исем куштылар.   Туу турындагы таныклык белән бергә сабыйларның әтисенә Илһам Якуб-улына  ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау хаты тапшырылды.

2017 елның 22 енче апрель көнне җитәкчеләр киңәшмәсендә Теләче муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Тимерханова Әнисә Хатиповна 2017 елның 1 кварталы нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.



2017 елның 22 апрелендә Чистай районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан Екатерина һәм Александр Трифоновлар никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н.Белова-Реутина әлеге парны кайнар котлады һәм аларга Чистай никахлашу йорты рәсеме төшерелгән истәлек сувениры тапшырды.

22  апрель көнне, «Язгы яхшылык атнасы» кысаларында ГХАТ бүлегендә Александр hәм Надежда язылышуларын теркәделәр. Яшьләр hәм аларның кунаклары  бу акцияда  катнаштылар.

        22 апрель көнне Лаеш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре элеккеге җитәкче, Лидия Ивановна Архипованы җирле үзидарә көне hәм  язгы яхшылык атнасы белән тәбрикләделәр.  Аңа ныклы сәләмәтлек, тыныч тормыш теләп истәлекле фото hәм бәйләнгән  җылы бүләк тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International