ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

24 апрель көнне Лениногорск шәһәре мэриясендә "Георгиевская ленточка" дип исемләнгән акция башланды. Ул "Мин хәтерлим! Мин горурланам" девизы астында үтте. Беребез дә ватандашларыбызның бу батырлыгын беркайчан да онытмас.  Бу елларның авырлыгын кичергән халыкның гомерен күз алдына китерү кыен. Шуңа күрә дә 9 май - һәрбер кеше өчен дә изге көн. Бу бөек бәйрәм. Чынлап та, бу көн, барлык халыклар өчен дә бәйрәм көне, чөнки ул елларның авырлыгы бер генә гаиләне дә урап узмаган. "Без хәтерлибез! Без горурланабыз!"

Россия ГХАТ органнарының оешканына 100 ел тулу уңаеннан Тукай районында чаралар башланып китте. Әҗмәкәй җирле үзидарәсендә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән очрашуы оештырылды. ГХАТ органнарының ничек, кайчан оешуы, аның төп бурычлары белән беррәттән  Әҗмәкәй авыл җирлегендә 40 ел элек беренче булып  үзләренең никахларын теркәгән бик үзенчәлекле пар белән таныштылар. Мәктәп укучылары очрашуга  “ГХАТ нәрсә ул?” дигән темага узләренең рәсемнәрен алып килгәннәр иде.

"Язгы игелек атнасы" акциясен үткәрү кысаларында Сарман муниципаль районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Җәлил гомуми белем бирү мәктәбендә 5 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде. Бу очрашуның төп бурычы булып электрон хезмәтләрнең кирәклеге һәм уңайлыгы турында сөйләү, аңлату иде. Соңыннан укучыларга һәм укытучыларга белешмәләр таратылды.

Баулы районы муниципаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. М. Җәлил исемендәге Мәдәният йортында әлеге бәйрәмгә багышланган концерт үтте.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады  һәм алдынгы  хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - ГХАТ бүлеге баш белгече Ахметова Альбина Рафаэловна.


23
апрель, 2017 ел
якшәмбе

 21 апрель көнне Әлмәт шәһәре 5нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары "Гаилә нигезе" курсы кысаларында ГХАТ Идарәсендә кунакта булып кайттылар. Укучылар гражданлык хәле актларын теркәү органы мөмкинлекләре, электрон хезмәт күрсәтү чаралары белән таныштылар.  ГХАТ Идарәсе укучыларны архивы белән таныштырды. Балалар акт китапларын, узган гасырның 20-нче, 30-нчы елларда һәм безнең заманда төзелгән актларны зур кызыксыну белән карады.

«Китап чыкса табигать яңара, китап укысан куңелең агара», ди татар халык мәкале.

23 апрель -  Бөтендөнья китап көне. Шул уңайдан Балык Бистәсе районының ЗАГС бүлеге эшчеләре Балык Бистәсе район үзәгендә урнашкан, китап кибетенә килеп, гайләләре белән бергә кичләрен укыр өчен, китап сатып алдылар.

Олы яшькә җитеп тә, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче ветеран күпләрне сокландырырлык. Ул әле дә булса шат күңелле, ачык йөзле, кирәк булса шаяртып алырга да җаен таба. Елена Евдокимова яшь вакытларын искә төшереп җырларга ярата. Үткәннәрне хәтерендә яңарта башласа, күз алдына авыр сугыш еллары килеп баса.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Язгы игелеклелек атнасы" Республика иреклеләр акциясендә  актив катнаштылар.

Шулай итеп, 2017 елның 23 апрелендә, Бөтендөнья китаплар  көне кысаларында, ГХАТ бүлеге белгечләре Яшел Үзән шәһәре китап кибетендә булдылар.

"Язгы игелекле эшләр атнасы" акциясе кысаларында Алан-Бәксәр авыл җирлеге хезмәткәрләре Алан-Бәксәр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен, һәм чишмә буйларын җыештырдылар.

Үткәннәрне искә төшереп 23 апрельдә Алабуга районы ЗАГС эшчәннәре “Мәрхәмәтле Татарстан” кысаларында төшке ял вакытында яраткан шигырьләрен укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International