Башка оешмалар һәм уку йортлары белән беррәттән Тәтеш муниципаль районының Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә дә “Георгиев лентасы “акциясе үткәрелде.
Бу көнгә кагылышлы күп кенә сынамышлар да бар, аеруча да май аенда язылышуга килгәндә. Халык сынамышының рус теленнән тәрҗемәсенә караганда - май аенда язылышсаң гаилә тормышың авырлыкта үтәр. Шуңа күрәдер дә, яшь парлар апрель аенда никахларын рәсмиләштереп калу ягын карыйлар. Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә дә бу айның соңгы ялларында барлыгы 15 пар язылыша.
Бүген Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Үзәк районы А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицее укучылары өчен "ЗАГС органнары эшчәнлеге", "Гаилә статусынның яңарышы" темаларына чираттагы дәресләр узды. Экскурсияне шәһәрнең ГХАТ идарәсенең белгече Лейсан Ахметшина үткәрде.
Киров ГХАТ белгечләре үз тырышлыгы белән генераль чистарту үткәрделәр, шулай агачларны буядылар һәм бордюрларны агарттылар.
2017 елның 27 апрелендә Буа районы Алших авылында Ольга Михаил кызы Герасимова үзенең 90 яшьлек олы юбилеен үткәрде. Ольга апа үзенең алты бала тәрбияләп аякка бастырган. Ольга апаны 13 оныгы һәм 4 оныкчыгы дә котладылар. Шул теләкләргә Буа районы җитәкчеләре да кушылды.
2017 елның 27 апрелендә яшьләрнең ял итү үзәгендә, никахлар залында тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Барлыгы алты гаилә: Ульяновкадан Анастасия Прокопьева һәм Ольга Ефремова, Чирмешәннән Галина Хөсәенова һәм Айгөл Әхмәтҗанова, Лашманнан Ләйлә Гыйльманова һәм Бәркәтәдән Лилия Шәйхлисламовалар сертификатлы булды.
2017 елның 26 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 40 Чаллы гаиләсе алды.
26 апрель көнне Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Рөстәм һәм Миләүшә Шәрәфиевларның беренче балалары туу очрагын теркәү булып узды. Улларына алар Әмир дип исем бирделәр. Бу исемнең килеп чыгышы гарәп теленнән. Тәрҗемә иткәндә "принц", "юлбашчы", "җитәкчесе","әфәнде" дигәнне аңлата. Әмир исемен йөртүчеләр көчле һәм бәйсез шәхесләр.
Алексеевск ГХАТбулеге хезмәткәрле шушы акциядә актив катнашты, битараф калмады.
14 апрельдә ГХАТ булеге мөдире район ижтимагый оешмалары вәкилләре белән кинәшмә уткәрде. Суз барышында “ районда язгы игелек атнасы “ темасына багышланган әнгәмә корылды, планнар төзелде .
Мәрхәмәтлелек атналыгында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре элек ветераннар Советы рәисе председателе булып торган Сахарнова Раиса Иван кызында кунакта булдылар, күчтәнәчләр дә алып кергәннәр иде.