Тантаналы рәвештә тууны теркәү

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

   26 апрель көнне Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Рөстәм һәм Миләүшә Шәрәфиевларның беренче балалары туу очрагын теркәү булып узды. Улларына алар Әмир дип исем бирделәр. Бу исемнең килеп чыгышы гарәп теленнән. Тәрҗемә иткәндә "принц", "юлбашчы", "җитәкчесе","әфәнде" дигәнне аңлата. Әмир исемен йөртүчеләр көчле һәм бәйсез шәхесләр.

Бәхетле әти-әнине котларга бәбинең әби-бабасы һәм туганнары килгән иде. Алар яшь әти –әнигә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

         ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Ахметшина әти-әнине уллары туу белән ихлас котлады, аларга бәхет, гаилә иминлеге теләде һәм исемле открытка белән истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International