Башка оешмалар һәм уку йортлары белән беррәттән Тәтеш муниципаль районының Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә дә “Георгиев лентасы “акциясе үткәрелде.
Акция барышында ЗАГС бүлегенә килүчеләрнең һәрберсенең күкрәгенә “Георгиев лентасы” кадалды. “Георгиев лентасы” – ул ерак 40 елларда безнең азатлыгыбызны яулап көрәшкән сугышчыларның хәтере һәм бердәмлегенә ихтирамлык символы.