Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге "Георгий тасмасы" Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Бу көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы никахлашу вакытында яшь парларга Георгий тасмасын тапшырдылар. Ул - илебезнең батырлык, Җиңү символы.
Яшь өйләнүчеләр һәм кунаклар горурлык белән Георгий тасмасын тактылар, алар Ватан, тыныч һәм якты киләчәк өчен сугышкан бабаларыбызга үзләренең ихтирамнарын һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Символик тасма әнә шулай язылышу тантанасына үзенә бер бәйрәм кәефе өстәде.
Туй көне кеше тормышында иң күңелле мизгелләрнең берсе. Бу онытылмас көн күңелләрдә сакланып кала. Туй йолалары элек – электән сакланып килгән, ул йолаларга яңалары да өстәлеп тора.
Бүген исә бу истәлекле көнне тагын да күңеллерәк һәм тарих белән бәйләп үткәрү мөмкинлеге бар. Минзәлә районы туган якны өйрәнү музее һәм ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре берлегендә, районыбызның яшь гаиләләре өчен махсус программа эшли башлады. Яңа гаилә төзүче яшь пар, Җәлилов Илмир һәм Галиуллина Илзидә өчен туй мәҗлесе музей бинасында башланып китте. Кунаклар күп төрле тарихи гореф-гадәтләр белән таныштылар, төрле сынауларда катнаштылар.
29 апрель көнне Лениногорск шәһәре Язылышу сарае бинасы алдында шәһәребез һәм районыбыз өчен иң популяр булган "Лениногорские вести" һәм "Заман сулышы" газетеларына язылу башланды. Ул бәйрәм атмосферасы - шарлар, күрсәтмәләр һәм кунакларның шат йөзләре белән уратып алынган иде. Лениногорск халкына төрле ташлама һәм бонуслар белән яраткан газеталарына язылу мөмкинлеге бирелде. ГХАТ бүлеге белгечләре дә язылуда бик актив катнашты.
2017 елның 29 апрелендә Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре экологик субботникта катнашты. Алар бүлеккә беркетелгән территорияне җыештырды. Мондый эш даими рәвештә үткәрелә. Һәрберебез матур, чиста җирлектә яшисебез килә, ә моның өчен барыбыз да үз көчен куярга тиеш, шул вакытта гына тирә-юнебез чисталыкта яшәячәк.
Теләче районы оешма-предприятиеләрендә эшләүчеләр агач утырту өмәсендә катнаштылар.
29 апрель көнне район оешма-предприятиеләрендә эшләүчеләр агач утырту өмәсенә чыктылар. Бу көнне алар тарафыннан Теләче авылының Ленин, Фатих Хөсни исемендәге урамына 200 гә якын төп юкә, миләш агачлары утыртылды. ЗАГС бүлеге дә әлеге чарадан читтә калмады.
Агач утыртучыларга теләктәшлек белдереп, бу көнне кояш та нурларын яктырак, җылырак итеп сипте.
2017 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре Республикада табигатьне саклау максаты белән оештырылган "Урман утырту көне" акциясендә актив катнаштылар.
Соңгы елларда Георгий тасмасы Россияда Бөек Жиңүне искә алу символына әйләнде.
28 апрель көнне Баулы ГХАТ бүлегендә регистрация алдыннан яшь парларны һәм аларның кунакларын кыскача Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы” акциясе белән таныштырдылар.
2017 елның 15 нче апрель Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 2017нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Адель Нуриахметов – 12 апрель көнендә дөнья күрде.
Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!
Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!
Бүген ЗАГС бүлегендә сертификатларны икенче балалары – кызлары Жасмин өчен Гәрәевлар гаиләсе, икенче уллары Гадел өчен Галимҗановлар, һәм Адалин исемле кызчыкка Доминовлар гаиләсе алдылар.
Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина һәм Пенсия фондының бүлек җитәкчесе Ирина Курникова әниләрне әлеге матур вакыйга белән котладылар, киләчәктә аларга уңышлар теләделәр.
28 нче апрель көнне Минзәлә районы ГХАТ бүлегендә өч яшь гаиләнең никахы теркәлде. Яшь гаилә Рубцов Алексей һәм Дарьяне иң зур һәм иң истәлекле көннәре белән тәбрикләргә Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Яков улы Тихонов чакырылган иде. Ул яшьләрне туй көннәре белән котлады, аларга уңышлар теләде. Безнең чор кешеләре өчен иң зур шатлык, ул илебездә тынычлык, күк йөзләре хәр вакыт аяз булу диде.