Бу көнгә кагылышлы күп кенә сынамышлар да бар, аеруча да май аенда язылышуга килгәндә. Халык сынамышының рус теленнән тәрҗемәсенә караганда - май аенда язылышсаң гаилә тормышың авырлыкта үтәр. Шуңа күрәдер дә, яшь парлар апрель аенда никахларын рәсмиләштереп калу ягын карыйлар. Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә дә бу айның соңгы ялларында барлыгы 15 пар язылыша.
Язылашасы парларга гаиләне саклап, һәрьяктан яклап, кадерен белеп яшәүләрен теләп каласы килә.