2017 елның 26 апрелендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 40 Чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе Э.Р.Фаттахов котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.
Бәйрәм матур концерт белән тәмамланды.