2017 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең 2017 елның гыйнвар-июль айлары өчен ГХАТ органнарының эш нәтиҗәләренә, актуаль оештыру-хокукый һәм контроль сораулар турында фикер алышуга һәм граждан хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестрын кертү белән бәйле бурычларга багышланган коллегия утырышы узды.
Никахны теркәү залына шәһәрдән һәм район авылларыннан килгән кунаклар, бу көнне яңа гаилә төзүчеләрнең туганнары һәм якыннары җыелды. Бу көнне илле ел бергә иңне-иңгә куеп яшәүче Илһамия белән Мөнип Гомәровларга тантаналы шартларда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
8 июль көнне бөтен Рәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итә. Шушы бәйрәм Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан Тантаналар сараенда 53 бәхетле гаилә корырга үз ризалыкларын биргән. Үз чиратыбызда,яшь гаиләләргә туганнарын кадерләп ,һәр көнгә шокер итәп яшәүләрен телибез.
"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" бәйрәменең төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту. Бәйрәм күпчелек кешеләрнең төп тормыш кыйммәтләре гаилә һәм мәхәббәт икәнен раслый. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйли, халыкның рухи, милли һәм мәдәни традицияләрен саклый. Ныклы, сәламәт гаилә – көчле, уңышлы илнең нигезе.
Матур һәм күркәм традиция буларак, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, язылышу турындагы таныклыклар матур "ромашкалы" конвертларга салып тапшырылды. Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлегендә бу көндә 10 яңа тар теркәлде.
ЗАГС бүлекләре оешуга 100 ел туу уңаеннан Алабуганың үзәк урамында юбилейга багышланган баннер куелды. Менә инде 100 ел ЗАГС хезмәткәрләре туудан алып үлемгә кадәр кеше тормышына кагылышлы вакыйгаларны теркәү белән шөгельләнә.
Шәһәрнең иң яхшы парларына мәхәббәт һәм тугрылык өчен медальләр тапшырылды.
8 июль көнне Сарман районы Әлмәт авыл җирлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне унаеннан күп еллар бергә гомер итүче парларны котладылар.
Рәис һәм Филия Хайбрахмановларның гаилә коруларына 55 ел. Алар гомер буе колхозда эшләгәннәр. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 10 оныклары, 3 оныкчыклары бар.
Турсунбай һәм Лена Джапасбатовларның гаиләсе быел алтын туйларын билгеләп үтәләр. Алар терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыгалар. Өч бала тәрбияләп устерәләр, 6 оныклары, бер оныкчыклары бар. Гаиләләргә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм озын гомер телибез.
2017 елның 8 июлендә Яр Чаллы шәһәрендә халык бәйрәме-Сабантуй узды! Сабантуйның ачу тантанасында иң якты момент ул туй парады булды. Барлык майданда җыелган халыкны яшь парлар сәламләделәр. Алар ап-ак машиналарда майдан буйлап уздылар һәм өйләнмәгән кызларның кай-берәүләре кәләшнең чәчәк бәйләмен тота алды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 8 июль көнне үзара дустанә һәм җылы мөгамәләдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Гаилә елъязмасы” дип исемләнгән тантаналы бәйрәм узды.