8 июль көнне Сарман районы Әлмәт авыл җирлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне унаеннан күп еллар бергә гомер итүче парларны котладылар.
Рәис һәм Филия Хайбрахмановларның гаилә коруларына 55 ел. Алар гомер буе колхозда эшләгәннәр. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 10 оныклары, 3 оныкчыклары бар.
Турсунбай һәм Лена Джапасбатовларның гаиләсе быел алтын туйларын билгеләп үтәләр. Алар терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыгалар. Өч бала тәрбияләп устерәләр, 6 оныклары, бер оныкчыклары бар. Гаиләләргә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт һәм озын гомер телибез.