"Казан" гаилә Үзәгендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.

2017 елның 8 июле, шимбә

Шәһәрнең иң яхшы парларына мәхәббәт һәм тугрылык өчен медальләр тапшырылды.

"Казан" гаилә Үзәгендә елның иң эчкерсез һәм иң җылы бәйрәме – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.

Мәхәббәт һәм тугрылык өчен медаль тапшыру инде традициягә әйләнде. 8 июльдә "Казан" гаилә Үзәгендә бу бүләккә гаиләләре белән танылу алган, уртак хезмәтләре белән уңышка ирешкән һәм балаларын лаеклы җәмгыять әгъзалары итеп тәрбияләгән шәһәрнең иң яхшы 10 гаиләсе лаек булды. Медальләрне һәм бүләкләрне Казан шәһәре Думасы депутатлары Рушания Билгильдиева, Елена Войтко, Альбина Кыямова, Алексей Серов һәм Сергей Черепанов тапшырдылар.

Бәйрәмдә катнашучыларны рус православие чиркәвенең вәкиле Владимир атакай һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте мөфтие урынбасары Илфар Хәзрәт Хәсәнов бәйрәм белән котладылар.

Бәйрәмнең партнеры Россиядә иң эре көндәлек кирәкле товарларны күпләп җитештерүчеләрнең берсе "НӘФИС" компанияләр төркеме булды.

Тантанада шәһәрнең күп кенә артистлары һәм коллективлары чыгыш ясадылар, чараны Ольга Калегина һәм Рәшит Әхмәдуллин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International