Нурлатта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2017 елның 9 июле, якшәмбе

"Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" бәйрәменең төп максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә һәм никах институтын ныгыту. Бәйрәм күпчелек кешеләрнең төп тормыш кыйммәтләре гаилә һәм мәхәббәт икәнен раслый. Нәкъ менә гаилә төрле буыннарны бәйли,  халыкның рухи, милли һәм мәдәни традицияләрен саклый. Ныклы, сәламәт гаилә – көчле, уңышлы илнең нигезе. Быел гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан әлеге медаль Нурлатта яшүче Солтан һәм Роза Әхмәтҗановлар гаиләсенә тапшырылды. Солтан Фәйзрахманович һәм Роза Ирековна  да  ата-ана арасында  бер-береңне хөрмәт итү, аңлау хөкем сөргән гаиләләрдә тәрбияләнгәннәр. Шуңа да Әхмәтҗановлар  гаиләләрен   әти-әниләре  үрнәгендә корганнар. Өч  бала тәрбияләп үстергәннәр, өчесен дә белемле  иткәннәр,  мөстәкыйль  тормышка  аяк бассарга булышканнар. Хәзер  балалары һәм оныклары өчен шатланып яшиләр, алар белән горурланалар. Солтан Фәйзрахманович һәм Роза Ирековна  утыз өч ел, бер-  берсен  яратып, күз карашыннан ук аңлап яшиләр, икесе дә  гаиләнең тынычлыгын-иминлеген  саклауга, балаларын  һәм оныкларын  тәрбияләүгә  үзеннән  өлеш  кертә, һәм әлбәттә, берсе дә моны бүләк өмет итеп эшләми. 
- Тигез парлы тормышның төп сере – бер – береңне хөрмәт итүдә, гашыйк булып өйләнешүдә һәм яратышып яшәүдә, - дип саный гаилә башлыгы Солтан Фәйзрахманович. – Парлы тормыш ул – һава торышы төсле. Кояш та яктыртырга, җил дә исәргә мөмкин. Әмма һәр нәрсәне дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Бер –береңне аңлап, балалар, оныклар өчен яшәргә кирәк.
Солтан һәм Роза Әхмәтҗановларның имин, бәхетле тормышлары – яшь парлар өчен  матур үрнәк булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International