Бөгелмә ЗАГС бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2017 елның 8 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 8 июль көнне үзара дустанә һәм җылы мөгамәләдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Гаилә елъязмасы” дип исемләнгән тантаналы бәйрәм узды.

Әлеге чара барышында яшь пар Александр белән Ольганың никахы рәсмиләштерелде, Бондарьлар гаиләсендә кызлары Елизаветага исем кушылды һәм гаилә тормышы юбилярлары Луневларның алтын туйлары билгеләп үтелде.

Гаилә – ул йорт. Гаилә – ул мәхәббәт һәм ышаныч хөкем сөргән дөнья. Икең өчен дә уртак булган кайгы-шатлыклар ул. Аерым бер тарих. ЗАГС бүлегендә узган чарада килгән кунаклар гаиләнең чып-чын мәгънәсендә елъязмасы шаһиты булдылар. Яңа гаилә туды, кечкенә Лиза үзенең беренче документын алды, ә алтын туйларын билгеләп үтүчеләр гаилә тормышы юбилярларының мактаулы китабына үзләренең имзаларын куйды. Бу көнне тантаналар залы җылылык, бәхет нурлары белән балкып торды. Һәркемнең күз керфекләре шатлык хисеннән чыланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International