ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2018 ел
якшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү белән бәйле Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә “Кайнар линия” телефоны

Мамадыш районында бергә тату һәм имин 50, 55 һәм 60 ел яшәгән парларны Гаилә көне уңаеннан хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән ул быел ул сигезенче тапкыр уздырылды. Быелгы күркәм бәйрәмгә чаклы узган җиде елда ЗАГС бүлегенең Почет китабына 309 – алтын, 31 – бриллиант, 11 – сапфир, 9 – энҗе, 21 көмеш, 24 зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүчеләр имзаларын куйган. Унбер гаилә пары “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медале белән бүләкләнгән.

Менә безнең тагын бер «Нечкәбил» конкурсанткабыз. Даминова Энҗе Радик кызы, 1983 елны туган, балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшли. Тормыш иптәше Рафаэль Фатих улы белән ир-егет һәм кыз-бала тәрбиялиләр. Конкурста Энҗе Радик кызы үз гаиләсен, традицияләрен, казанышларын татар телендә тәкъдир итте. Бу, әлбәттә,  жюрины бик тә сөендерде. Үз балаларын тәрбияләүдән тыш, педагог, балалар бакчасында татар телен өйрәтә. Балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра.

    Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 65 ел бергә яшәүче  Синара Ханнан кызы һәм Мукатдис Гали улы Нафиковлар гаиләсен  матур бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр. Алар озак еллар бергә яшәп, балалар үстереп, йорт-җирләрен сокланып туймаслык оҗмаһ почмагына әйләндергән  бу матур парга  тәбрик сүзләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.


26
май, 2018 ел
шимбә

             2018 нче елның 26 маенда Әлмәт шәһәрендә «Алга Түбәтәй» дип исемләнгән велоузыш уткәрелде. Әлмәтлеләр татар милли киемнәрен киеп, үз велосипедларын бизәп, шәһәр буенча үттеләр. Бүген Ульяновск медицина институты студентлары Спиридонов Дмитрий һәм Мирвалиева Камилә дә бу чарада катнаштылар.  Яшьләр туган җирләренә кайтып, Әлмәт шәһәренең ГХАТ Идарәсендә никахларын теркәделәр.

Соңгы май көннәрендә Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә  3 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары өчен ачык ишекләр көне үткәрелде. ГХАТ  бүлегендә 10 нчы сыйныф укучылары булдылар. Бүлек җитәкчесе Светлана Крайнова загс органнарының тарихы, гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре турында сөйләде, балаларга актлар язуларын  кайда һәм ничек итеп сакланганын күрсәтте, 40 - 50- ел элек теркәү китаплары нинди булганын, бүгенге кондә дәүләт гражданлык хәле актларын теркәү ни рәвешле гамәлгә ашырыла.

2018 елның 26 май көне Кама Тамагы районы Мордовский Каратай авылында яшәүче Иван Василий  улы һәм Нина Иван кызы Никушевлар гаиләсенең “бриллиант” юбилейлар белән котларга Кирельск авыл җирлеге Ф.Я. Зиннатуллин һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Е.Т. Халикова котлады.

2018 елның 26 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында булачак гаиләләр өчен, традицион шимбә дәресе узды.


25
май, 2018 ел
җомга

2018 елның 25 маенда Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда "Нык гаилә" проекты кысаларында, гаилә мөнәсәбәтләрен һәм гаилә институтын ныгытуны пропагандалау максаты белән Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ялаков Ринат Наил улы, Лениногорск районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Бортникова Наталья Николай кызы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы адвокаты Нургалиев Илдар Исмәгыйль, ЛРҮД хатын-кызлар консультациясе җитәкчесе Ташбулатова Фатима Рәшид кызы, Лениногорск шәһәре руханилар вәкиле Иоанн Антипов һәм "Ихлас" мәчете имамы Раупов Булат хәзрәт катнашында чара үткәрелде.

2018 елның 25 маенда Түбән Кама никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International