Әлмәт муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә утыздан артык пар үз туйларын май аенда теркәргә тели. Май аенда өйләнешергә ярамау – кеше уйлап тапкан ышану. Шуңа да карамастан күп кенә яшь парлар май аенда гаилә корырга курыкмый. Чөнки май аенда табигать кышкы йокыдан уяна, бар дөнья чәчәккә кумелә, тирә-юньдә кошлар сайравы яңгырый.
Югары сыйныф укучылары вәгъдәләшү һәм туй йолаларын күрсәттеләр. Чыгышлар татар, рус, удмурт, марий телләрендә башкарылды. Югары сыйныф укучылары гаилә- бетмәс- төкәнмәс мәхәббәт чыганагы, хөрмәт, кешенең аннан башка яши алмавын тасвирладылар. Гаилә- ныклы өй, балалр һәм оныклар, милли гореф- гадәтләрне саклаучы, өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе. Балалар бакчасы җитәкчеләре, мәктәп директорлары, мәгариф булеге хезмәткәрләре чаранын кунаклары иде.
Иң гүзәл хатын-кыз ул – кулында бала булган хатын. Тантана Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә узды. Төп герой 23 май көнне туган Семён Лебедев булды.
Кама Тамагы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова баланың беренче документы - туу турында таныклык, ТР Президенты Р.Н. Минниханов исеменнән котлау открыткасы һәм 2018 елның 27 апрель көннендә никахлашкан парлар исеменнән йомшак уенчык тапшырды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2018 елның апрель аенда 254 яңа туган бала теркәлгән.
2018 елның 29 маенда Алабугада «Нечкәбил-2018» матурлык һәм гаилә Республика бәйгесенең зона туры ярымфиналы узды
Минзәлә шәһәрендә урнашкан туган як музеенда, 29 май көнне районның 15 укучысына тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Әлеге мөһим документны аларга, кулларын кысып һәм иң изге теләкләрен җиткереп, районныбызның башкарма комитеты җитәкчесе социаль хәлләр буенча ярдәмчесе Нэля Бикеева, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова, миграция бүлеге җитәкчесе Галина Плотникова тапшырды. Шулай ук укучыларны котларга мәктәп директорлары, укытучылар һәм әти-әниләр килгән иде.
2018 елның 29 маенда Алабуга шәһәрендә "Нечкәбил" дип исемләнгән республика конкурсының чираттагы зональ этабы уздырылды. Ана булу матурлыгы һәм гаилә конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән, "Ныклы гаилә"дип исемләнгән федераль проект кысаларында 14-нче тапкыр үткәрелә. Әлмәт муниципаль районыннан Даишева Лилия Миннияр кызы һәм Даминова Энҗе Радик кызы катнаштылар. Катнашучылар үз гаиләләренең матурлыгы, тарихлары, традицияләре турында сөйләделәр.
Яз – барлык яңаның туу вакыты һәм үзеңнең яраткан кешеңә, елмаеп һәм шатлыктан күз яшьләреңне тоеп, “әйе” дию өчен уникаль вакыт.
Күпләрнең ышануы буенча май аенда өйләнергә ярамый, гомер буе интегәсең диләр. Әмма исбатланган нигезләү моңа юк.
Даишева Лилия Миннияр кызы, 1974 елда туган, шәхси эшмәкәр. Ире Рөстәм Тәүфик улы белән 11 бала тәрбиялиләр. Аларның 3 пары - игезәкләр.
Лилия Миннияр кызы - «Ел Хатын-кызы-Ел Ир-егете: Хатын-кыз карашы -2018» конкурсының «Хатын-кыз-ана» номинациясе җиңүчесе.
Байлар Сабасында яшәүче Динис һәм Алия Шәрәфетдиновлар беренче балалары - кызларына Сәминә исеме куштылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Шәйхетдинова А.И. аларга сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете теләде.