ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә

      2018 нче елның 9 июнендә Яр Чаллы шәһәренең тантаналар Сараенда Россия көненә  багышланган дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. 23 Бөек Ватан сугышы ветеранына “фидакарь хезмәтләре” өчен, 5 бала анасы Елена Гузенко “Ана даны” медале белән бүләкләнделәр.

2018 елның 9 июнендә  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона»  муниципаль программасы кысаларында чираттагы дәрес узды.

Июнь аеның беренче атнасында 14 язылышу теркәлде. Иң матур даталар булып 07.07.2018, 17.08.2018 көннәр сайланды.

      Гаилэ бәхетенең нигезе бер-береңә ачык, ярдәмчел, кешелекле булуда. Мәхәббәт килә безгә… хыялларыбызга көч бирер өчен, йөрәкләребезне канатландырыр өчен һәм бар гүзәллеккә күзебезне ачар өчен. Иман, ышаныч, мәхәббәт булган атмосферада Зражевскийлар гаиләсе үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Алик Антонович белән Лидия Петровна өчен тормышның иң төп кыйммәтләре булып гаилә, балалар һәм дуслык тора.

Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитетының экономика сораулары буенча беренче урынбасары Михайлова Зөлфия Габделхәмәт кызы һәм Лениногорск районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы катнашты.


8
июнь, 2018 ел
җомга

Сарман районы Янурыс авылында гомер кичерүче Таҗетдинова Накыя апага 8 июнь көнне 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Аның матур теләкләренә авыл җирлеге башлыгы Азия Мухамадиева,  район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов та кушылдылар.

2018 елның 2 июнендә "Халыкара балалар яклау көне"кысаларында шәһәребезнең кул ярында бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмне башлап Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рягат Хөсәинов барлык килгән кунакларны котлады һәм лаек булган гаиләләргә ана (гаилә) сертификаты тапшырды.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә тантаналы рәвештә никахны теркәү залында «Коралл» гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.

7 июнь көнне Теләче район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, Балаларны яклау көне уңаеннан Баландыш авылында яшәүче Хәйретдиновлар гаиләсен тәбрикләде.

   8 июнь көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яшьләре аз генә 55 тән артып киткән матур парның никахын рәсмиләштерделәр.

      Гөлназ Равил кызы һәм Равил Саетнур улы Валиевлар алдагы көннәрендә бәхетле булуларына иман кылып, бер кайчан да айрылышмаска вәгъдә биреп язмышларын бәйләделәр. ГХАТ хезмәткәрләре аларга олы гаилә бәхете һәм мәхәббәт теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International