Октябрь аенда кырларда һәм бакчаларда урып-җыю гына түгел, кышка әзерлек, утырту эшләре дә тулысынча тәмамлана. Рус традициясе буенча бу матур көзге ай «свадебник» дип атала. Көзге никахлашу яшьләргә нык берлек һәм бай тормыш бирә. Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге коллективы матур парга – Хәйбуллиннар гаиләсенә бәхет, мәхәббәт һәм татулык теләде.
Биектау муниципаль районы Озерный авылында Фокины гаиләсендә зур бәйрәм-50 ел бергә тату гомер итү. Владимир Михайлович белән Галина Ивановнаның мәхәббәт тарихы күп еллар элек барлыкка килгән, әмма шуңа да карамастан, алар бу хисләрне язмыш сынауларында да саклап кала алган.
Фокиннар гаиләсе бик тырыш, алар гомер буе Казанның 22 нче заводында эшләгәннәр. Бүгенге көндә Владимир Михайлович һәм Галина Ивановна ике бала һәм өч онык тирәсендә бик бәхетле яшиләр.
Юбилярны котларга килгән, Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әбинең картлыгы бәхетле булуын әйтте.
- Сезгә иң мөһиме, исәнлек-саулык телим. Калганы бик әйбәт, йорт-җирегез дә матур. Сезнең буын вәкилләре авырлыкларны күп күргән. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, илебез Президенты Владимир Путин җибәргән котлау хатын һәм үземнең бүләгемне дә кабул итеп алыгыз, - диде ул.
Тормыш иптәше – сугыш ветераны Рәхимулла абый белән җиде балага гомер биргәннәр.
Әтнә муниципаль районы Яңа Җөлби авылында яшәүче Шәймәрдәнова Гөләндәм Шәймәрдән кызына 13 октябрь көнне 95 яшь тулды. Шәймәрдәнова Гөләндәм озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат җитәкчесе, Олы Әтнә авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шәймәрдәнова Гөләндәмнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлки районы Аппак авылында яшәүче Прасковья Григорий кызын 90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммалары тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбиляр әбигә районын башкарма комитеты житәкчесе Илҗнур Валеев, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Ришат Хәлиуллин һәм Аппак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Хасыбулла кызы тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Прасковья апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр.
Илсөя исемле кыз Мифтахов Илдар һәм Лилия гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. ГХАТ бүлеге белгече Таһирҗанова Гөлнара Әнәс кызы, баланың туу турындагы таныклыгы белән котлау открыткасы тапшырып, яшь әти-әнигә исәнлек-саулык теләде. Кызга нык сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез!
13 октябрь көнне Сарман районы Дими-Тарлау авылында яшәүче Борһанов Фоат Гыймазетдин улына 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, юбиляргә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Фоат абыйны шулай ук район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миннеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова һәм Петровка Завод авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айдар Хөснетдинов тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Фоат абыйга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
2018 елның октябрь аенда табигатьне саклау буенча “Урман атнасы-2018” республика акциясе старт алды, аның оештыручысы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тора. Акция урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатларында, шулай ук “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында үткәрелә.
Теләченең Сабантуй болынында 13 октябрь конне предприятие хезмәткәрләре агачлар утырту белән мәшгуль булдылар. Бу чарада ЗАГС хезмәткәрләре дә читтә калмады. Чыршы усентеләре һәм декоратив куаклар туган районыбызны елдан-ел бизәсен иде.
2018 елның 13 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә «Юнона» булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында яшь парларның психолог белән чираттагы очрашуы узды.
2018 елның 13 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парлар өчен туй инструктажы уздырдылар, аның барышында кияүләр һәм кәләшләр Никахлашу тантанасы ничек узачагын һәм туй көнендә нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.