Олы Кайбыч авылында яшәүче Әминә Габдрахманованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Юбилярны котларга килгән,  Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әбинең  картлыгы бәхетле булуын әйтте. 
- Сезгә иң мөһиме, исәнлек-саулык телим. Калганы бик әйбәт, йорт-җирегез дә матур. Сезнең буын вәкилләре авырлыкларны күп күргән. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, илебез Президенты Владимир Путин җибәргән котлау хатын һәм үземнең бүләгемне дә кабул итеп алыгыз, - диде ул. 
Тормыш иптәше – сугыш ветераны Рәхимулла абый белән җиде балага гомер биргәннәр.

 - Саулыгын да бирә күрсен, акыллы киңәшләре белән барыбызга да ныклы терәк ул, - ди кызы Гөлнур. 
Әбекәй үзе дә якыннары өчен дога кыла. 
- Киявемә дә, кызыма да Алланың рәхмәте яусын. Мине хөрмәт итеп килүчеләргә дә рәхмәт. Һәрберсенә гаилә тынычлыгы телим, хәвеф-хәтәр, борчу-хәсрәт күрмәсеннәр. Озын гомер – Ходайдан бирелгән бүләк ул. Беркайчан да кешенекен күпсенмәдем, тыныч кына гомер кичердем, - диде Кремльдән килгән хатны икенче тапкыр алган юбиляр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International