ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Һәркем өчен көз зур уңыш, яңа үзгәрешләр, тәүге һәм күркәм  мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче һәм чираттагы тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең “зур уңышлары” һәм яңа хис-тойгылары белән ГХАТ бүлегендә үзган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Көзнең ямьле һәм җылы “әбиләр чуагы”  аларны кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына кармастан, матур итеп, ясанып килгән иде.

 Алтын көз - үзенең гаҗәеп матурлыгы белән аерылып торган, елның иң романтик чорларының берсе. Туй, һәркемнең тормышында иң тантаналы көн, йөрәкне җылыта торган шатлыклы, онытылмаслык вакыйга.

2018 елның  18 октябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йорты территориясен җыю буенча чираттагы шимбә өмәсен үткәрделәр.

ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н.Җәләлева җитәкчелегендә белгечләр муниципаль учреждение территориясен чистарту һәм төзекләндерү белән шөгыльләнделәр, чөнки Никахлашу йорты территориясе яңа өйләнешүчеләрнең иң яраткан фотога төшү урыны булып тора.

2018 елның гыйнварыннан Нурлат районы авыл җирлегендә яшәүче ун хатын-кыз беренче бала тууы өчен бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум күләмендә акча алдылар. Өченче бала туу өчен 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча 40 әнигә тапшырылды.

         2018 елның 18 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 14 никах теркәлде. 


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

 2018 елның 17 октябрендә Алабуа районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре традиция буенча октябрь аенда үткәрелә торган шәһәр чарасында катнаштылар. Хезмәткәрләр паркларны, җәяүлеләр юлларын коелган яфраклардан чистарттылар, шәһәрне киләсе кышка әзерләделәр.

             2018 елның 17 октяберендә Чистай Никахлаштыру йортында бала тууны тантаналы теркәү булды. Бәхетле әти-әни булган Ильмира һәм Марат    Ярмушевларны бүлек мөдире Д.Н. Залялова һәм бар коллектив котлады. Әти- әниләр һәм бәләкәй Миләүшә адресына бик җылы сүзләр әйтелде. Ярмушевлар гаиләсендә ул беренче бала.

2018 елның 17 октябрендә «алтын» һәм «бриллиант " юбилейларын билгеләп үтүче һәр гаиләгә җылы сүзләр яңгырады. Идел буе районы ГХАТ бүлеге кунаклары арасында 12 гаилә бар иде.

Мәхәббәт, бер-береңә игътибар, игелеклелек дәрте нурланып, алар үзләренең балалары һәм оныклары белән бергә ЗАГС бүлегенә килделәр.


16
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә ветераннар: Мингазова Ракия Гатиновна, Крючков Василий Яковлевич, Соколов Василий Федорович, Андреев Владимир Семенович 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны якыннары, балалары, ТОСлар һәм ГХАТ бүлеге башлыгы Елена Миннигаләмова котладылар. Россия Президенты В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы Рәгать Хөсәеновның бүләген шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды.

Тальян гармунын сузып, кунаклар каршына җырлап үзе чыкты юбиляр. Күңеле дә, йөзе дә яшь Фатыйма апаны җырга-моңга гашыйклыгы тагын да яшәртә төшә. Азалак авылында туып, Иске Имән авылында яшәгән, хезмәт куйган ветеран. Балалар бакчасында, мәктәптә пешекче булып эшләгән. Кайда гына йөрсә дә, аның тугры юлдашы – гармуны белән җырлары. Тормыш иптәше Бикмөхәммәт белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының барысы да уен коралларында уйныйлар, матур итеп җырлыйлар. Күп смотр-концертлар, бәйгеләр лауреатлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International