Бу көннәрдә ветераннар: Мингазова Ракия Гатиновна, Крючков Василий Яковлевич, Соколов Василий Федорович, Андреев Владимир Семенович 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Аларны якыннары, балалары, ТОСлар һәм ГХАТ бүлеге башлыгы Елена Миннигаләмова котладылар. Россия Президенты В. Путинның Котлау хатын, район башлыгы Рәгать Хөсәеновның бүләген шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тапшырды.