Алтын көз - үзенең гаҗәеп матурлыгы белән аерылып торган, елның иң романтик чорларының берсе. Туй, һәркемнең тормышында иң тантаналы көн, йөрәкне җылыта торган шатлыклы, онытылмаслык вакыйга.
Бүген, 18 октябрьдә, 2018 елның иң матур даталарының берсендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә 12 пар өйләнеште. Гаилә коручылар өчен туй көнен сайлау очраклы түгел, чөнки быел язылышу өчен 18 яки 8 саны булган даталар уңышлы һәм матур булды. Сигезлек-бетмәс-төкәнмәслек символы быелгы никахның иминлеген арттырачак. Әмма һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: иң мөһиме-мөнәсәбәтләр, калганы-тормыш сыйфатына йогынты ясамый торган өстәмә.
Кадерле яшь парлар, бер-берегезне яратып яшәгез, бәхетле булыгыз!