2018 елның 18 октябрендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Никахлашу йорты территориясен җыю буенча чираттагы шимбә өмәсен үткәрделәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н.Җәләлева җитәкчелегендә белгечләр муниципаль учреждение территориясен чистарту һәм төзекләндерү белән шөгыльләнделәр, чөнки Никахлашу йорты территориясе яңа өйләнешүчеләрнең иң яраткан фотога төшү урыны булып тора.
Никахлашу йорты Чистай шәһәре тарихи үзәгенең иң мөһим һәм сынлы сәнгать элементы буларак, үзенең матурлыгы белән сокландырып, үзенә яңа өйләнешүчеләрне, туристларны , шулай ук шәһәр кунакларын җәлеп итеп, Татарстан Республикасының мәдәни мирасы объекты булып тора.