2018 елның 17 октяберендә Чистай Никахлаштыру йортында бала тууны тантаналы теркәү булды. Бәхетле әти-әни булган Ильмира һәм Марат Ярмушевларны бүлек мөдире Д.Н. Залялова һәм бар коллектив котлады. Әти- әниләр һәм бәләкәй Миләүшә адресына бик җылы сүзләр әйтелде. Ярмушевлар гаиләсендә ул беренче бала.