Фокиннар гаиләсендә Алтын туй

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

              Биектау муниципаль районы Озерный авылында Фокины гаиләсендә зур бәйрәм-50 ел бергә тату гомер итү. Владимир Михайлович белән Галина Ивановнаның мәхәббәт тарихы күп еллар элек барлыкка килгән, әмма шуңа да карамастан, алар бу хисләрне язмыш сынауларында да саклап кала алган.

              Фокиннар гаиләсе бик тырыш, алар гомер буе Казанның 22 нче заводында эшләгәннәр. Бүгенге көндә Владимир Михайлович һәм Галина Ивановна ике бала һәм өч онык тирәсендә бик бәхетле яшиләр.

                ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зиганшина Н. Н. гаиләне зур бәйрәм белән котлады, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International