2019 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк балаларны хөрмәтләү тантанасы узды. Яшел Үзәндә узган 2018 елда барлыгы җиде гаиләдә шатлыклы вакыйга булды.
Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе коллективы хезмәттәше Валиева Резидә Вернатовнаны истәлекле вакыйга, никахлашу көне белән тәбрик итә. Вафиннар Рөстәм Радик улы һәм Резеда Вернат кызы гаиләсенә бер-берегезне яратырга, хисләрегезне озак еллар дәверендә саклап калырга телибез. Гаилә бәхетегез үзара аңлашу белән тулсын. Мөнәсәбәтләрегез еллар узу белән ныгысын, ә йортыгыз шатлыклы балалар көлүе белән тулсын!
Мең ярымнан артык еллар дәвамында бу көнне яшь кешеләр бер-берсенә мәхәббәт аңлата. Бу искиткеч матур көнне Руслан белән Алеся үз мөнәсәбәтләрен, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге бинасында рәсми рәвештә теркәделәр. Бүлек җитәкчесе Әнисә Тимерханова яшь гаиләне котлап истәлекле бүләк тапшырды, бер-берләрен саклап-яклап, сөеп һәм сөелеп яшәүләрен теләп калды.
14 февраль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә юбилейлы пар никахларын теркәде.
2019 елның 14 февралендә, Изге Валентин көнендә ЗАГСның Чистай бүлеге килүчеләрне күтәренке бәйрәм кәефе белән каршылады.
Бүлек хезмәткәрләре бу көнне никахларын теркәү һәм бала тууын теркәү өчен гариза белән мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да чын күңелдән котладылар. Булачак яшь өйләнешүчеләргә гаилә бәхете, ә яшь әти-әниләргә сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Барысына да символик бүләкләр тапшырдылар.
14 февральдә Апас аграр көллиятендә “Бер күрүдә гашыйк булу” дигән чара Гашыйклар көне уңаеннан оештырылды. Биредә һәр пар алып баручылар тарафыннан оештырылган биремнәрне җаваплы үтәделәр. Компетентлы жюри членнары һәр номерны, һәр мәзәкне гадел дәрәҗәдә бәяләде.
14 февральдә, иң романтик бәйрәмдә Владимир һәм Надежда Лахмистровлар үзләренең никахларын теркәделәр. Әлеге датаны яшьләр махсус сайладылар, бу көнне алар гомер буе якты булып саклансын өчен. «Ныклы гаилә» федераль партия проекты һәм «Изге Вәли Көне " бәйрәме кысаларында яшьләргә истәлекле бүләк тапшырылды.
14 нче февраль көнне Мамадыш шәһәренең Язылышу сарае 10-еллык юбилеен бәйрәм итте. Бәйрәм рухы ишек төбеннән үк башланды: барлык кунакларга, клиентларга, үтеп баручыларга аниматорлар мәхәббәт һәм бәхет теләп валентинкалар тараттылар. Иң мәртәбәле кунаклар бүлек белән алдагы елларда җитәкләгән ветераннар иде.
Изге Вәли Көне - ул иң романтик бәйрәм. Бу көнне гашыйклар бүләкләр алмаша , мәхәббәт турында җылы сүзләр әйтелә. Менә Азнакай районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә дә Изге вәли көненә багышланган матур кичә узды.
2019 елның 14 февралендә Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, гаилә тормышы юбилярлары Фәһим Хәбрахман улы һәм Әминә Гайфулла кызы Хаттаповлар гаиләсе «бриллиант» туйларын билгеләп үттеләр. Хаттаповлар гаиләсе 60 ел элек, 1959 елның 5 февралендә, ГХАТ горбюрасында никахларын теркәгән һәм шул вакыттан бирле алар һәрвакыт бергә.