ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

Март ае элек-электән гаилә төзү өчен уңайлы ай булып саналган, ул нык мәхәббәт, муллык һәм үзара аңлашуны алдан хәбәр иткән. Кышкы йокыдан соң табигатьнең уянуы бездә финанс иминлегенә һәм нәсел барлыкка килүгә бәйле.  Бу чорда төзелгән никахлар нык, озын, бәхетле һәм ихлас хисләргә бай  булачак.  Яшь парлар Мостафиннар, Дмитриенко һәм Гильмановлар Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәм күп санлы туганнары исеменнән котлаулар кабул иттеләр.

14 мартта Сарман авылында яшәүче Нуриәхмәтов Риф Нурмөхәммәт улы һәм Гүзәл Салих кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар- гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, райондашларның хөрмәтен казанган мөгаллимнәр. Риф абый белән Гүзәл апа кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә өч оныкларының шатлыклары белән яшиләр.

2019 елның 14 мартында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ Идарәсенә «Гаилә» курсы кысаларында 23 нче урта мәктәп укучылары килделәр.

Тукай муниципаль районы ГХАТ бүлеге «Тормыш китабы» дип аталган юбилярлар парады уздырды. Тантаналы бәйрәм парларны лимузинда истәлекле урыннарга алып бару белән башланды. Дүрт юбиляр парны Түбән Суыксу авылы җирлегендә урнашкан мадәният йортында татар халык биюләре, кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Сәхнәдән һәр гаиләнең мәхәббәт тарихы сөйләнде, Тукай районы ГХАТ бүлегенең актлар китабында кул куйдылар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2019 елның 15 нче март, халыкара игелекле эшлəр  көнендә, ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре Түбəн Кама муниципаль районы булачак яшь əнилəре өчен информатив дəрес  үткәрделәр.

2019 елның 15 нче март, халыкара игелекле эшлəр  көнендә, ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге китапханәгә китаплар тапшырдылар.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Буген Әгерҗе муниципаль районының ЗАГС бүлегендә ана капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы булып узды.

ЗАГС бүлегенә күптән түгел нәниләре аваз салган гаиләләр чакырылган иде. Ана капиталына сертификатлар тапшырганда Әгерҗе районы Пенсия фондының җитәкче Бакасова Зульфия Шамил кызы яшь әти-әниләргә 2018 елдан башлап, сертификат акчаларын сабыйга 3 яшь тулуын көтмичә, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә айлык түләүләргә тотарга мөмкин булачагы турында аңлатты.

  “Нык семья” федераль проект кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Халикова Елена Тудимир кызы яшь әнине кызы туу белән котлады. Әдилә- Ильдар һәм Альмира Сафаровлар гаиләсендә өченче бала. Бала тууны тантаналы теркәү-Кама Тамагы ГХАТ бүлегендә күптәнге матур традиция.“Бала туу-иң шатлыклы вакыйга. Сезгә сабырлык, сәламәтлек телим”,- дип яшьләрнең шатлыгын уртаклашты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова.

 Минзәлә районында тантаналы рәвештә икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Бу көнне балалар иҗат мәктәбенең тантана залында гаиләләр генә түгел, аларның өлкән балалары, әби-бабайлар һәм башка кунаклар да бар иде. Ана капиталын бу юлы Ксения Мадишина, Фирүзә Сираева, Ксения Астафьева, Диана Латыйпова һәм Алия Усманова алды. Бу капитал буенча бирелгән акчаны алар фатирларын зурайтыр өчен кулланачаклар. Тантанада районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Бикеева һәм ГХАТ бүлеге мөдире А.Куприянова катнашты.

Бүген, 2019 елның 14 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Колумбия гражданины Кастро Веласко Камило Андрес һәм Россия Федерациясе гражданка Хәкимова Ләйсән Азат кызы Халыкара берлеге теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International