Кыз бала туудан да нәрсә яхшырак булырга мөмкин? Ир-атларның күбесе ир бала турында хыялланса да, һәркемнең дә күңел түрендә нәни принцессага ия булуын һәм аның турында бертуктаусыз кайгыртасы килү теләге яши. Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге тантаналы шартларда 2019 ел башыннан алып туган 105 нче сабыйга туу турында таныклык тапшырды.
Пар канатлар булып 60 ел бергә гомер итү бик азларга гына бирелә. Тукай районы Югары Суыксу авылында яшәүче Мавзеевлар гаиләсе шундый бәхетле гаиләләрнең берсе. Бер авылда туып, бергә үсеп, бер класста укыган Галимҗан абый белән Лива апа язмышларын бергә бәйлиләр. Еллар авырлыгына карамыйча шаулатып дөнья көткәннәр, нәсел агачын дәвам итеп акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле бер ул һәм ике кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә өч оныклары, ике оныкчыклары әби-бабасын куандырып кунакка кайтып йөриләр. Тукай районы ГХАТ бүлеге бу күңелле чарадан читтә калмыйча Мавзеевлар гаиләсен бриллиант туйлары белән котлады. Район башлыгының котлау хатын, истәлекле бүләкләр тапшырды.
2019 елның 8 апрелендә Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 100 нче сабый тууы теркәлде. Юбилей баласы Әхмәтовлар Руслан һәм Гөлназ гаиләсендә дөньяга килгән кыз булды.
Амелия 3кг 670 гр авырлыгында туа. 55 кг кечкенә кыз-гаиләдә икенче бала, өйдә аны абыйсы түземсезлек белән көтә.
6 апрель көнне Нурлат районында «Сәламәтлеккә 10000 адым» акциясе узды. Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре акциядә катнашучыларны Мендельсон маршы астында импровизацияләнгән «Гаилә» станциясендә ретро-фоторәсемнәр күргәзмәсе белән каршы алды. Катнашучылар арасында «Гаилә»темасына шаян сораулар белән викторина уйнатылды. Һәр дөрес җавап өчен катнашучыларга пазл фрагменты – йөрәк тапшырылды. Соңыннан алкышлар астында алар күккә күтәрелде.
Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тантаналар залында ГХАТ бүлеге һәм Пенсия фонды Идарәсе белән берлектә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру чарасы узды. Пенсия фонды идарәсе белгечләре аны куллануның төп юнәлешләре һәм тәртибе турында сөйләделәр. Аксубай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова яшь әти-әниләрне икенче бала туу белән котладылар һәм аларга нык сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек һәм бәхет теләделәр.
Чирмешән районында тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Аңа биш Чирмешән гаиләсе ия булды. Сертификатларны Чирмешән районы башкарма комитеты урынбасары Рәмзия Долгополова тантаналы рәвештә, котлау сузләре белән тапшырды. Ул бәби табучы шат йозле әниләрне тәбрикләде, рәхмәт сузләре белдерде. Пенсионный фонды житәкчесе Лилия Гатина хәм ГХАТ булеге житәкчесе Голназ Закирова да узләренен котлауларын житкерделәр.
2019 елның 7 апрелендә Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан «Пар канатлар» клубы каршында «ялгыз йөрәкләр» өчен чираттагы очрашу оештырылды. Бу очрашулар клуб катнашучылары теләге буенча төрле форматларда һәм стильләрдә уза. Ә бу юлы да кышны бергәләп үткәрергә булдык. Чара төрле милли уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды. Ирләр шашлык кыздырдылар, ә бу вакытта хатын-кызлар дустанә төшке аш оештырды.
2019 елның 6 нчы апрель көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идәрәсендə «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды. Дəресне балаларга һəм яшьлəргə директоры Екатерина Юртаева үткəрде.
2019 елның 6 нчы апрель көнендә ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга язылышу тантанасы нигезләрен күрсәттеләр.
Театр-ул сер. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты белгечләре өчен Удмурт Республикасының дәүләт опера һәм балет театрында булу өчен Ижевск шәһәренә сәфәр оештырылды. Чын мәхәббәт тарихы театр сәхнәсендә танылган «Юнона һәм Авось»рок-операсы куелышында башланды. ГХАТ хезмәткәрләре күрше шәһәрнең истәлекле урыннарында рәхәтләнеп булдылар һәм театрга соклану белән килделәр.