2019 елның 7 апрелендә Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан «Пар канатлар» клубы каршында «ялгыз йөрәкләр» өчен чираттагы очрашу оештырылды. Бу очрашулар клуб катнашучылары теләге буенча төрле форматларда һәм стильләрдә уза. Ә бу юлы да кышны бергәләп үткәрергә булдык. Чара төрле милли уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды. Ирләр шашлык кыздырдылар, ә бу вакытта хатын-кызлар дустанә төшке аш оештырды.
Клуб әгъзалары алдында 2018 елгы эш нәтиҗәләре белән бүлекнең баш белгече Шакирова Светлана чыгыш ясады. 2019 елга чаралар планы буенча тәкъдимнәр кертелде.