Түбəн Кама яшьлəре ГХАТ идəрəсендə «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресен тыңлап үттелəр

2019 елның 6 апреле, шимбә

2019 елның 6 нчы апрель көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идәрәсендə «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды. Дəресне балаларга һəм яшьлəргə директоры Екатерина Юртаева үткəрде.

Яшь парлар  психологик ярдəм курсəтү «Эйдос» үзəге психолыгы һəм мөдире Екатерина Юртаева белəн гаилə тормышының беренче елларында очрый торган авырлыклар турында сүз йөрттелəр. Әңгәмә барышында  гаилə башлыгы, гаилəне акча белəн тəэмин итү, гаилəнең мал-мөлкəте, буыннар каршылыгы, биш мәхәббәт теле турында сүз барды. Гаилəдə əлеге һəм башка бик күп сорауларны вакытында күтəрү, булган хислəреңне яшермəү бик мөһим дигəн фикердə психолог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International