Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тантаналар залында ГХАТ бүлеге һәм Пенсия фонды Идарәсе белән берлектә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру чарасы узды. Пенсия фонды идарәсе белгечләре аны куллануның төп юнәлешләре һәм тәртибе турында сөйләделәр. Аксубай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова яшь әти-әниләрне икенче бала туу белән котладылар һәм аларга нык сәламәтлек, мәхәббәт, иминлек һәм бәхет теләделәр.