Зәй районы ГХАТ бүлегендә 2019 елның 15 май көнне 7 мәктәпнең 10 сыйныф укучылары өчен «Сер түгел» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Әңгәмә өчен тәкъдим ителгән темалар – гаилә темасын яктырткан закон нормалары, гаиләдә ир һәм хатынның бер- беренә карата җаваплылыгы, никах теркәү тәртибе, гаиләдә конфликтларны булдырмау, узара җылы мөнәсәбәтләрне озак еллар саклап калу серләре. Яшьүсмерләргә материал рольле уеннар аша тәкъдим ителде, эчтәлекле брошюралар һәм буклетлар өләшелде. Чара ГХАТ бүлегенең баш белгече Гөлнар Гизатуллина әзерләде һәм үткәрде.
Гаилә җәмгыятьнең төп элементы һәм кешелек кыйммәтләрен саклаучы булып тора. Гаилә һәрвакыт тотрыклылык һәм үсеш факторы булып хезмәт итә. Ул дәүләтне ныгытырга һәм халыкның байлыгын арттырырга ярдәм итә. Гаиләдә кеше шәхес буларак һәм гражданин буларак формалашу процессы бара.
15 май көнне Менделеевск районының Ижевка авыл мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган «Йөрәк авазлары» дигән 7 нче район гаилә иҗаты фестивале булып узды. Әлеге чарада Ижевка, Камай, Песәй, Татар Тәкәше, Сәйтәк авылларыннан унбер гаилә катнашты. Бәйрәм чарасында катнашучылар һәм тамашачылар арасында «Бәхет ачкычын гаиләңдә эзлә» дип исемләнгән тренинг үткәрелде, төрле конкурслар уздырылды, Оригиналь жанр коллективы «Сюрприз» спектаклен күрсәтте. Чара юбилярларны котлау һәм бүләкләү белән тәмамланды.
Гаилә-ул кешенең иң маһим нәрсә. Ул-таяныч, ярдәм итү, аңлау, җылылык һәм күңел тынычлыгы, аңа Без барыбыз да омтылабыз.
2019 елның 15 маенда, Халыкара гаилә көнендә, Яр Чаллы ГХАТ идарәсе шәһәренең ААҖ «Горзеленхоз» белән берлектә истәлекле чара – яңа өйләнешүчеләр аллеясында гаилә агачын утырту оештырды.
Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды.
Бер-берсенә җиңел генә елмаюлар, алар белән янәшә атлаучы бәхетле балалар, аларга карап, яшьлекләрен искә төшерүчеләр өлкәннәребез - 15 май көнне барысы да шәһәр Гаилә паркына ашыкты. Парк ачылганнан бирле биредә кеше күп, һәм гаилә бәйрәмнәре традицион рәвештә аның территориясендә уза. Быелгы тантаналар да балалар өчен мавыктыргыч уеннар, уеннар һәм конкурслар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен күңелле һәм тантаналы мизгелләргә бай булды.
15 май-Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан оештырыла, бу 1993 елның 20 сентябрендә була. Халыкара гаилә көне киң җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү максатыннан оештырылды.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Балтач ГХАТ бүлеге “Минем бердәм гаиләм” рәсем конкурсы игълан иткен иде. Бәйгегә бик күп кызыклы, эчтәлекле рәсемнәр кабул ителде. 15 май көнне җиңуче балаларга танталы рәвештә гаилә бәйрәмендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
1994 елдан башлап БМО Генераль Ассамблеясы карары буенча 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.
Ныклы гаилә иҗтимагый корылышка, илебезнең һәм республикабызның уңышлы социаль-икътисади үсешенә нигез булып тора. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кечесенә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла.
Гаилә-мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек һәм бәйлелек чыганагы, цивилизацияле җәмгыять шуңа нигезләнеп төзелә, шуннан башка кеше була алмый. Ныклы тату гаилә-кеше хезмәте, кеше тырышлыгы нәтиҗәсе. Менә шундый тату яшь гаиләләр «Гаилә» квест-уенында катнашырга чакырылды. Әлеге матур бәйрәм уңаеннан Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Илсиярович Мөхәммәтҗановтан ихлас котлау сүзләре яңгырады. Гаиләләр ярышкан арада үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларны үзләренең концерт чыгышлары белән сөендерде. Соңыннан квест-уенга йомгак ясалды һәм бистә башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Илсөяр улы бүләкләр тапшырды.