Гаилә-мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек һәм бәйлелек чыганагы, цивилизацияле җәмгыять шуңа нигезләнеп төзелә, шуннан башка кеше була алмый. Ныклы тату гаилә-кеше хезмәте, кеше тырышлыгы нәтиҗәсе. Менә шундый тату яшь гаиләләр «Гаилә» квест-уенында катнашырга чакырылды. Әлеге матур бәйрәм уңаеннан Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Илсиярович Мөхәммәтҗановтан ихлас котлау сүзләре яңгырады. Гаиләләр ярышкан арада үзешчән сәнгать артистлары тамашачыларны үзләренең концерт чыгышлары белән сөендерде. Соңыннан квест-уенга йомгак ясалды һәм бистә башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Илсөяр улы бүләкләр тапшырды.
Гаилә көне-ул гаилә тормышын алып баручы кешеләргә бер-береңә охшарга, мәхәббәт, үзара аңлашып яшәргә тиешлеген онытмаска ярдәм итүче бәйрәм.