Менделеевскида Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

15 май көнне Менделеевск районының Ижевка авыл мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган «Йөрәк авазлары» дигән 7 нче район гаилә иҗаты фестивале булып узды. Әлеге чарада Ижевка, Камай, Песәй, Татар Тәкәше, Сәйтәк авылларыннан унбер гаилә катнашты. Бәйрәм чарасында катнашучылар һәм тамашачылар арасында «Бәхет ачкычын гаиләңдә эзлә» дип исемләнгән тренинг үткәрелде, төрле конкурслар уздырылды, Оригиналь жанр коллективы «Сюрприз» спектаклен күрсәтте. Чара юбилярларны котлау һәм бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International