Халыкара гаилә көне белән!

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

1994 елдан башлап БМО Генераль Ассамблеясы карары буенча 15 май Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.

Ныклы гаилә иҗтимагый корылышка, илебезнең һәм республикабызның уңышлы социаль-икътисади үсешенә нигез булып тора. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кечесенә әхлакый һәм рухи кыйммәтләр, милли һәм мәдәни гореф-гадәтләр тапшырыла.

Татарстан Республикасы гражданлык хәле актларын теркәү органнары гаилә сәясәтен тормышка ашыруда актив катнашалар, яңа гаиләләр барлыкка килүгә зур көч куялар. 

Кадерле дуслар, без сезне чын күңелдән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз! Өй җылысын кадерләп саклыйк! Һәр гаиләдә тынычлык, игелек һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International